Əле кичә генә… яхшы таныш!…

Əле кичә генә… яхшы таныш!
( Дуслар дисәм, хәтта ялган түгел).
Бер казанда кайнап яши идек. —
Нәрсә булды икән безгә бүген?!.

Миндә бар да яхшы, дисең. Мин шат!
… Тик… сискәнәм карашыңны күреп.
Тәмәкеңә үреләсең. Сүзләреңдә сөрлегәсең.
Тар дөньяңны ак төтенгә күмеп

Йөткерәсең. Тәмәкедән микән?!
(Агуланып ник тартасың кат-кат аны?!)
Сөйләшеп гел туймас кебек идек.
Сүз ялганмый бүген. Шаккатмалы…

«Дөнья»- дисең. Дөньяга ни булган?!.
Нидер тапкан. Нидер җуйган сыман.
Янәшәдә торып ара ерак. —
Саубуллашыйк! Болай булмый, туган!

Тын тору да сәер. Гаять авыр.
Бу укталу Бәгыремне кисә генә…
Сүзләрдә тик фальш ноталары. Җиде ят без.
… Болай түгел иде. Кичә генә!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт